2025 елның 17 гыйнварында, кар машиналары һәм квадроцикллар кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатыннан, ТР Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе К.В.Гыймазов тарафыннан Тирсә урта мәктәбендә кар машиналарын һәм башка мототехниканы эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Укучылар куркынычсызлык техникасын үтәү таләпләре һәм мототранспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләр, саклану чараларын куллану, шулай ук эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен җәза чаралары белән таныштылар. Татарстан Республикасында соңгы елларда квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.