2025 елның 17 гыйнварында Бертуган Максудилар исемендәге 5нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Снегоход» темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде, анда Биектау районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы А.А.Хаҗиәхмәтов катнашты. Әңгәмә барышында снегоходларны теркәү, аларда йөрергә өйрәнү һәм аларны куллану кагыйдәләрен бозган өчен җәза чаралары, шулай ук куркынычсызлык техникасын һәм мототранспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре каралды. Татарстан Республикасында соңгы елларда кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде. Катнашучылардан җиткерелгән кызыклы сорауларга җентекле җаваплар бирелде.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.