Мөслим политехник техникумында куркынычсызлык дәресе узды

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Агымдагы елның 17 гыйнварында Мөслим политехник техникумында «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Кар машиналары йөрткәндә куркынычсызлык дәресен ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим МР бүлеге башлыгы Р.И.Кирамов үткәрде. Студентлар кар машинасы белән идарә итү хокукына таныклык алу тәртибе белән таныштылар. Инспектор ил буенча кар машиналарына бәйле һәлакәтләр статистикасын китерде, шулай ук кагыйдә-таләпләрне бозучыларга нәрсә янавы турында сөйләде.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International