2025 елның 16 гыйнварында Чирмешәннең П.С. Курасанов исемендәге 1 нче урта мәктәбендә һәм Чирмешәннең Советлар союзы герое И.Н.Конев исемендәге кадет мәктәп-интернатында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.Р.Назыйров һәм юл хәрәкәте иминлеге идарәсенең пропаганда инспекторы Р.Р.Фәттахов катнашында «Кар машиналарын һәм башка мототехниканы эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча куркынычсызлык дәресе» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде, анда 14-17 яшьлек 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Укучыларга мототехника чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча таләпләр җиткерелде, аларны дәүләт теркәвенә алу һәм техник карау уздыру һәм А1 категорияле таныклык алу тәртибе турында, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы аңлатылды. Дәрес азагында кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
Радик Назыйров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.