Арча гуманитар-техник техникумында куркынычсызлык дәресе узды

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

2025 елның 16 гыйнварында, кар машиналары һәм квадроцикллар кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, Арча гуманитар-техник техникумында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлеге Г.Г.Касыймов катнашында «Кар машиналарын һәм башка мототехниканы эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Студентлар куркынычсызлык техникасын үтәү таләпләре һәм мототранспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләр, саклану чараларын куллану, шулай ук эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен җәза чаралары белән таныштылар. Татарстан Республикасында соңгы елларда квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.  

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International