Балык Бистәсе районында кар машиналарыннан файдалану буенча куркынычсызлык дәресе узды

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

2025 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе районы бүлеге тарафыннан 1 нче номерлы «Балык Бистәсе гимназиясе» МБМУ һәм Балык Бистәсе агротехника техникумында укучы яшүсмерләр өчен мотор чаралары (кар машиналары) белән идарә итү кагыйдәләренә багышланган куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Дәрестә катнашучылар мәгълүматны игътибар белән тыңладылар, шулай ук техниканы куллану өчен кирәкле кагыйдәләр һәм таләпләр белән таныштылар.

 

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International