Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында «Куркынычсызлык дәресе» узды

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

16 гыйнварда «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» ДАҺБУ мототранспорт чарасы - кар машинасы белән имин идарә итү темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде, анда беренче, икенче һәм өченче курс студентлары катнашты. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге башлыгы Илдар Шәйхатдаров укучыларны мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына таныклык алу өчен укудан соң имтиханнар бирү таләпләре һәм тәртибе, каралган барлык саклык чараларының һәм кар машинасын эксплуатацияләгәндә саклану чараларының үтәлеше белән таныштырды, шулай ук эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык чаралары турында сөйләде. Татарстан Республикасында соңгы елларда кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде. Студентлар актив рәвештә сораулар бирделәр. Мондый чаралар яшьләрнең куркынычсызлык һәм хокукый аспектлар турында хәбәрдарлыгын арттырырга ярдәм итә, бу, һичшиксез, техниканы куллануга җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруда уңай адым булып тора.

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International