2025 елның 16 гыйнварында Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча бүлеге 22 студент катнашында куркынычсызлык дәресе үткәрде. Республикада кар машинасы кебек транспорт чаралары катнашында балалар җәрәхәтләнү очраклары ешайды. Шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүнең нәтиҗәләре һәм әлеге техниканы эксплуатацияләү кагыйдәләре турында хәбәр итәргә кирәк.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.