1 нче Мамадыш урта мәктәбендә укучылар өчен «Куркынычсызлык дәресе» узды

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 16 гыйнварында, кар машиналары һәм квадроцикллар кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә балаларның җәрәхәтләнүен булдырмау максатларында, Мамадыш шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлеге башлыгы А.Н.Гыймазов катнашында «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Әңгәмә барышында куркынычсызлык техникасын үтәү һәм мототранспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре каралды, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы хәлләр статистикасы белән таныштырды. Укучыларга теге яки бу хокук бозулар өчен нинди җәза кулланылуы турында аңлатылды, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.

 

Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International