Әлки муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, Россельхозцентр, ветдәваханә, Роспотребнадзор, Дәүләт статистикасы, Аучылык күзәтчелеге хезмәт коллективларының йомгаклау җыелышы узды

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2025 елның 16 гыйнварында Әлки муниципаль районында хезмәт коллективларының йомгаклау җыелышы булды. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Н.В.Голубева, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.Р.Гадиев, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы А.Т.Мусин, Әлки баш ветеринария табибы К.Ш.Хәйруллин, Россельхозцентр ФДБУ башлыгы Р.Х.Кәлимуллин чыгыш ясадылар. Көн тәртибендә 2024 елгы эш йомгаклары каралды, шулай ук 2025 елга бурычлар һәм планнар куелды.

Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International