Апас муниципаль районында куркынычсызлык дәресе узды

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2025 елның 16 гыйнварында «Апас аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «Кар машиналарын һәм башка мототехниканы эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча куркынычсызлык дәресе» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде, анда «Авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һәм ремонтлау»да  «Техник, механик» һөнәре буенча буенча 2-3 курс студентлары – 54 кеше катнашты.  Студентлар мондый чаралар белән идарә итү хокукына таныклык алу таләпләре һәм тәртибе, каралган барлык саклык чараларының һәм саклану чараларының үтәлеше, шулай ук эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен янаган җәза чаралары белән таныштылар. Татарстан Республикасында соңгы елларда квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.  

 

Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International