2025 елның 16 гыйнварында, кар машиналары һәм квадроцикллар белән идарә иткәндә балалар травматизмын кисәтү максатларында, Ютазы урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлеге башлыгы Н.Н.Рәкыйпов катнашында «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Дәрестә мототранспорт чаралары белән имин идарә итү кагыйдәләре турында сораулар яктыртылды. Укучылар кар машиналары һәм квадроцикллар белән идарә итү хокукына таныклык алу тәртибе, аларны теркәү тәртибе, эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык чаралары, шулай ук саклану чараларын куллану һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы белән таныштылар. Татарстан Республикасында соңгы елларда кар машиналары белән идарә иткәндә булган хәлләр статистикасы китерелде.
Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.