Кар машиналарын эксплуатацияләү буенча куркынычсызлык дәресе

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Соңгы вакытта безнең республикада квадроцикллар, кар машиналары кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә балаларның имгәнү очраклары ешайды. 

Юл-транспорт һәлакәтен кисәтү максатларында 2025 елның 16 гыйнварында «Актаныш технология техникумы» ДАҺБУ ТР Дәүләт техника күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге дәүләт инженер-инспекторы И.М.Хәкимов белән очрашу булды, ул укучылар белән мототранспорт чаралары белән имин идарә итү кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде. Уку йортының актлар залында 135 студент катнашты. Укучыларга мототранспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча таләпләр җиткерелде, дәүләт теркәвенә алу һәм техник тикшерү уздыру, мондый чаралар белән идарә итү хокукына таныклык алу тәртибе аңлатылды. Саклык чараларын үтәүгә һәм экипировкага аерым игътибар бирелде. Эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен янаган җәза чаралары турында таныштылар. Татарстан Республикасында соңгы елларда квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде.

 

          Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International