Кар машиналарын һәм башка мототехниканы эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча куркынычсызлык дәресе

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре бүлеге Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә укучы яшүсмерләр өчен мототранспорт чаралары белән идарә итү кагыйдәләренә юнәлдерелгән куркынычсызлык дәресе үткәрде. 7-8 класс укучылары – 60 кеше дәресне игътибар белән тыңладылар, кагыйдәләр һәм таләпләр белән таныштылар. Әңгәмә барышында травматизмга, соңгы 3 елда булган бәхетсезлек очракларына, бигрәк тә балигъ булмаганнар катнашында, анализ ясалды.

 

Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.                                                         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International