2025 елның 15 гыйнварында Әлки муниципаль районында Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 9-11 сыйныф укучылары өчен «Снегоход» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде. Анда 15-16 яшьлек 50 укучы катнашты. Әңгәмәне баш дәүләт инженер-инспекторы Мусин Айдар Таһир улы үткәрде. Профилактик әңгәмә барышында АІ категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына өйрәтү, теркәү гамәлләре, кар машиналарын эксплуатацияләгәндә бозган өчен җәза чаралары, шулай ук Татарстан Республикасында кар машиналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы мәсьәләләре каралды.
Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.