2025 елның 15 гыйнварында Чистай шәһәренең 4 нче урта мәктәбендә, шулай ук Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникасында «Кар машинасын имин эксплуатацияләү» темасына профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Әңгәмә 13-16 яшьлек 125 укучыны (студентны) колачлады. Әңгәмә барышында кар машиналарын кулланганда хокук бозуларны теркәү, укыту һәм җәза чаралары, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында кар машиналары катнашында булган хәлләр статистикасы мәсьәләләренә кагылдылар. Теге яки бу хокук бозулар өчен нинди җәзалар кулланылуы турында аңлатылды, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.
Сергей Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.