Кар машиналары, скутерлар, питбайклар, квадроцикллар – бүген яшүсмерләргә күңел ачу өчен шактый зур сайлау мөмкинлеге бар. Әмма, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында элементар белешмәләргә дә ия булмыйча, балигъ булмаганнар машина юлына чыга, бу нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин.
Шуңа бәйле рәвештә 2025 елның 15 гыйнварында Зәй муниципаль районының 1 нче мәктәбендә кар машинасы темасына профилактик әңгәмә үткәрелде. Сыйныфта 15 яше тулган 30 укучы катнашты. Әңгәмәне баш дәүләт инженер-инспекторы Гончаров Валентин Григорьевич үткәрде. Әңгәмә барышында кар машиналарын кулланганда хокук бозуларны теркәү, укыту һәм җәза чаралары, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында кар машиналары катнашында булган хәлләр статистикасы мәсьәләләренә кагылдылар.
Валентин Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.