Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында техник карау уздырылды

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Эш графигы нигезендә, Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге физик һәм юридик затларга караган техниканы теркәү гамәлләрен башкарганда күчмә тикшерү үткәрде. Карау өчен 6 берәмлек үзйөрешле машина һәм аларга тагылмалар, шул исәптән бер яңа снегоход тәкъдим ителде. Шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Яңа Тура технополисында карау өчен 2 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде. Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдим ителгән машиналарга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International