Чирмешән районында предприятиеләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары, башкарыла торган эшләрнең үзкыйммәтен киметү, техникадан максималь файдалана алу максатларында иске техниканы яңартып, заманча, ышанычлы һәм энергиягә бай техника сатып ала. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча эш графигы нигезендә, үзйөрешле машиналарның хуҗалары гаризасы буенча номерлы агрегатларны чагыштырып, теркәү өчен күчмә тикшерү үткәрелде. «БИО-АГРО» ҖЧҖ базасында техник карау өчен 3 яңа К-746М тракторы һәм 4 яңа үзйөрешле Туман-з сиптергече тәкъдим ителде.
Радик Назыйров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.