Янил авылы аграр көллиятендә имтиханнар узды

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Тракторчы-машинист таныклыгын алуга имтихан үткәрү графигы нигезендә 2024 елның 25 декабрендә Кукмара районының Янил аграр көллиятендә «А1», «В», «С», «D», «E» категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алу хокукына имтиханнар үткәрелде. Имтиханнар 4 этапта үткәрелде: үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм машина йөртү буенча гамәли күнекмәләр.

Имтиханнарга барлыгы 26 кеше кертелде, шуларның 22се уңышлы тапшырды.

 

Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International