Зеленодольск муниципаль районында кар машиналарына техник карау уздырыла

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Еллык техник тикшерү уздыру графигына ярашлы рәвештә, Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан Зеленодольск муниципаль районының Карамалы Тау, Нурлат авылларында, Зөя утравында физик затларның мототранспорт чараларына техник тикшерү үткәрелде.  Карау өчен 8 кар машинасы һәм 2 квадроцикл тәкъдим ителде.   Карау өчен 8 кар машинасы һәм 2 квадроцикл тәкъдим ителде. Шулай ук карау өчен Зеленодольск муниципаль районының Олы Ключи авылында 2 берәмлек яңа үзйөрешле машина күрсәтелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдим ителгән машиналарга техник карау уздыру турында таныклыклар бирелде.

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International