Аксубай муниципаль районының «Волга-Селект» ҖЧҖ яңа техника кайтты. Хуҗалыклар искергән техниканы яңарталар һәм, аның максималь йөкләнешен тәэмин итү һәм башкарылган эшләрнең үзкыйммәтен киметү өчен, заманча, ышанычлы һәм куәтле техника сатып алалар. Кировец К-746М маркалы 3 трактор һәм 2 Туман-3 сиптергеч-тараткычы сатып алынган. Узган атнада Аксубай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге яңа техниканы номер агрегатларының туры килү-килмәвенә карата тикшерде, теркәлү өчен тиешле документлар кабул ителде.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.