Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлеге кар җыю техникасын тикшерүне дәвам итә. Агымдагы елның 23 декабрендә «Татнефтедор» ҖЧҖ булган 20 берәмлек үзйөрешле машина һәм башка төр техника тикшерелде.
Машиналарның техник характеристикаларына, аларга хезмәт күрсәтүгә һәм һава шартларының үзгәрүенә тиз арада җавап бирү мөмкинлекләренә, шулай ук янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтү чараларының комплектлылыгына, эш барышында юл хәрәкәте һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде.
Тикшерүдән соң юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында профилактик әңгәмә үткәрелде, анда үзйөрешле машиналар катнашында узган елгы юл-транспорт һәлакәтләреннән мисаллар китерелде.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.