Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында имтиханнар булып узды

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

Әтнә районында механизатор кадрларын әзерләү дәвам итә. Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында 2024 елның 20-21 декабрендә коммерция төркемнәрендә B, C, D категорияләренә имтиханнар кабул ителде. Исемлеккә кертелгән 38 дәгъвачының 4се имтиханга килмәде, 2се кертелмәде. 24 кеше теоретик һәм практик өлешләрен уңышлы тапшырды, алар имтиханнарга туры килә торган категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Кабат имтиханнар җиде көннән соң үткәреләчәк.

 

    Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International