ТР Питрәч муниципаль районындагы П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында имтиханнар булып узды

2024 елның 20 декабре, җомга

2024 елның 20 декабрендә  ТР Питрәч муниципаль районындагы П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында «С» категориясе буенча авыл хуҗалыгы җитештерүендә тракторчы-машинист һөнәре буенча белем алган укучылар арасында имтихан уздырылды.

    Имтихан 3 этапта – юл йөрү кагыйдәләре буенча, теоретик этапта - эксплуатация буенча, имин эксплуатация буенча һәм практик этапта – тракторда йөртү күнекмәләре буенча – Беларус 1221.2 ярдәмендә узды. 26 укучыдан 1 студент эксплуатация буенча имтиханның теоретик өлешен тапшыра алмады, 3 кеше имтиханга килмәде. Кабат имтихан 27.12.2024 көненә билгеләнде. Имтиханны тапшырган укучылар якын арада, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гариза биргәннән соң, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.

 

     Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International