Биектау районында «СпецТехника» уку үзәге» ҖЧҖ имтиханнар булды

2024 елның 20 декабре, җомга

2024 елның 20 декабрендә  «СпецТехника» уку үзәге» ҖЧҖ AII, Е, F категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды, анда Биектау районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы А.А.Хаҗиәхмәтов катнашты. Исемлеккә кертелгән 30 кешенең 27се теоретик һәм практик имтиханнарны уңышлы тапшырдылар. Имтихан тапшыручылар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.

Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International