2024 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара шәһәре һәм Кукмара муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте.
Барлыгы 5 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын дәүләт теркәвенә алу һәм исәптән төшерү, техник карау, шулай ук тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру мәсьәләләре каралды.
Мөрәҗәгать итүчеләр барлык сорауларга да тулы җаваплар алды.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.