Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов дәүләт техник күзәтчелек хезмәте ветераны Абдуллин Нияз Габдулла улын 80 яшьлек юбилее белән котлады һәм ведомство бүләкләрен тапшырды.
Нияз Габдулла улы хезмәт эшчәнлеген авыл хуҗалыгына багышлый. ТАССР Министрлар Советының «Сельхозтехника» берләшмәсенең механизация идарәсендә, ТАССР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Идарә башлыгы урынбасары вазыйфасында эшли.