Бөгелмә аграр көллиятендә имтиханнар узды

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

2024 елның 19 ноябрендә«Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов «А1, А2, В, С, Д, Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче белем бирү учреждениесе вәкилләре катнашты. Имтиханнарның нәтиҗәләре беркетмәгә теркәлде.  17 кандидатның 3се килмәде, 5се имтиханны тапшыра алмады, 1се кертелмәде.  Калганнарның барысы да имтиханны уңышлы тапшырдылар.

 

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International