Казан шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнарны кабул итү

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бүген, 2024 елның 18 декабрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчеле идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рәфил улы гражданнарны кабул итте. Барлыгы 12 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле машинаның электрон паспортын алу, тракторчы-машинист таныклыгын бирү һәм алмаштыру, техник карау уздыру, шулай ук үзйөрешле машиналарны һәм аттракционнарны теркәү мәсьәләләре каралды. Куелган барлык сорауларга тулы җаваплар бирелде.  Әңгәмә барышында мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга өстәмә рәвештә үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерелде.

 

        Илнур Гарифуллин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International