2024 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды.
Утырышка уку йортлары һәм балалар бакчалары директорлары, авыл җирлекләре башлыклары, ММЧ белән эшләү бүлеге вәкилләре, Хезмәт министрлыгының социаль яклау бүлеге җитәкчесе чакырылган иде.
Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе - баш дәүләт инженер-инспекторы И.М.Хәкимов кышкы таулардан имин файдалану таләпләрен җиткерде. Бары тик сертификацияләнгән һәм дәүләт теркәвен узган кышкы тауларны гына барлык таләпләрне үтәп җиһазлау рөхсәт ителә.
Шулай ук кар машиналары буенча да торак пунктларда хәрәкәтне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. Авыл җирлекләрендә юлсыз урыннардан йөрүче мотчараларны теркәү һәм техник карау дәрәҗәсенә җентекле анализ ясалды.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.