«Мамадыш кирпеч заводы» ҖЧҖендә бу елның 11 декабрендә 12 үзйөрешле машина тикшерелде.
Барлык машиналарның да куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирелде. Тормозлар, руль идарәсе, яктылык приборлары, йөрү өлеше, тавыш сигналы тикшерелде. Шулай ук машиналарның теркәлүе һәм машина йөртүчеләрнең тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары булуы тикшерелде.
Моннан тыш, юл хәрәкәте, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрелде.
Барлык машиналар да тиешенчә әзерләнгән, һәм барысы да тикшерүне уңышлы уздылар.
Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.