Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую конкурсы

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

2024 елның 10 декабрендә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын 2024-2025 елларга ремонт сезонына әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында»  26.11.2024 ел, №535/2-пр  боерыгы нигезендә, Әгерҗе муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтлау буенча конкурс узды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Л.Н. Гарипов, Әгерҗе районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы К.В.Гыймазов, Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Х.Салихов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Н.Гыймадиев һәм белгечләр составындагы комиссия 6 хуҗалыкта булды. Беренче урынны «Нәүрүз» ҖЧҖ алды, икенче урынңа – «Наҗәр» ҖЧҖ һәм өченче урында «М.М.Мөхәммәдиев» КФХ.

   

Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International