2024 елның 11 декабрендә Баулы шәһәренең «ЦПК-ТН» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «АIII» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.
Имтиханнарга 6 кеше кертелде, 2 укучы теоретик имтиханны тапшырмады, калган 4 укучы имтиханның теоретик һәм практик өлешләрен уңышлы тапшырды. Шулай ук «Гарант» УКК ҖЧҖендә белем алучы 2 укучы, имтиханның теоретик өлешен алдан тапшырганнан соң, машина йөртү буенча сынау өлешен уңышлы тапшырды. Барлык мәгълүматлар Гостехнадзор Эксперт «Сынаулар беркетмәләре» редакторы программасына үз вакытында кертелде.
Имтиханнарны уңышлы үткәннәрнең барысына да имтиханнар тапшыру урыны буенча тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы биреләчәк. Студентларга күтәрткеч машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре турында инструктаж үткәрелде, шулай ук «gosuslugi.ru» сайты аша тракторчы-машинист таныклыгын алыштыру һәм бирү буенча хезмәтләрдән файдалана алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.