Балык Бистәсе районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын 2024-2025 елгы ремонт сезонына әзерләү буенча конкурс

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

2024 елның 10 декабрендә Балык Бистәсе муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын 2024-2025 еллар ремонтлау сезонына әзерләү турында» 2024 елның 26 ноябрендәге 535/2-пр номерлы боерыгы нигезендә, районның АСК предприятиеләре арасында конкурс узды. Комиссия Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.Р.Гайнуллов җитәкчелегендә эшләде. Комиссия эш барышында техниканы кышкы саклауга куюның сыйфатын, киләсе сезонга әзерлек һәм ремонт-әзерлек чараларын уздыруны бәяләде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Кулон-Агро» ҖЧҖ алды, икенче урында – «Арыш-Агро» ҖЧҖ, өченче урында – «Кама-Агро» ҖЧҖ.

 

     Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International