Биектау муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын 2024-2025 елларга ремонт сезонына әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында» 26.11.2024 ел, №535/2-пр боерыгы нигезендә, составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белгечләре кергән комиссия Биектау районы хуҗалыклары буенча чыкты. Карау барышында кышкы саклауга куелган авыл хуҗалыгы техникасы тикшерелде. Шулай ук ремонт-торгызу эшләре вакытында хезмәтне саклау буенча профилактик әңгәмәләр үткәрелде.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны «Бөреле» ҖЧҖ алды, икенче урынны — «Хәмдиев» КФХ һәм өченче урынны «Агро-технологияләр» ҖЧҖ алды.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International