Бүген, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә «Балалар күзлегеннән коррупция» темасына балалар рәсеме конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов конкурста җиңүчеләр – Хаҗиәхмәтова Айзилә Айрат кызын һәм Родионова Таисия Константиновнаны Мактау грамоталары һәм бүләкләр белән бүләкләде.
Конкурсның максаты үсеп килүче буынның игътибарын коррупция кебек глобаль проблемага каршы көрәшкә җәлеп итү иде. Әлеге конкурс кысаларында балалар үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр, анда алар коррупция күренешләрен, аның безнең тормышка тискәре йогынтысын һәм нәтиҗәләрен ни рәвешле күзаллауларын чагылдырдылар.
Миләүшә Фазлыева – оештыру-хокукый һәм кадрлар эше бүлегенең әйдәп баручы белгече – коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат.