Алабуга муниципаль районында техника карала

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Агымдагы елның 9 декабрендә "РУЛОГ ЕЛАБУГА" ҖЧҖ һәм "СМЦ АЛАБУГА" ҖЧҖ предприятиеләрендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә барлыгы 10 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Машиналарның куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирелде: тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, йөрү өлешенең, тавыш сигналының төзеклегенә, үзйөрешле машиналарның янгын сүндерү чаралары белән комплектланган булуына, медицина аптечкасының, яктылыкны кире кайтара торган жилетларның, теркәү документларының булуына, шулай ук теркәү мәгълүматларына туры килүенә, машиналарны йөртүчеләрнең тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавына игътибар юнәлтелде. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International