2024 елның 9 декабрендә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын 2024-2025 елларга ремонт сезонына әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында» 26.11.2024 ел, №535/2-пр боерыгы нигезендә, Апас муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.Ә.Мәхмүтов җитәкчелегендәге комиссия, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Апас районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Р.Гыйсмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы И.Ф.Солтанбәков, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм инженерлары катнашында, районның 8 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар. Карау барышында кышкы саклауга куелган авыл хуҗалыгы техникасы тикшерелде. Комиссия авыл хуҗалыгы оешмаларының әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «АгроАктив» АХП ҖЧҖ алды, икенче урынны – «Апас-Мол» ҖЧҖ Әлмәндәр бүлекчәсе, «Табар» АХП ҖЧҖ, өченче урынны «Апас-Мол «АХП» ҖЧҖ Горбунов бүлекчәсе алды.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.