Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын 2024-2025 елларга ремонт сезонына әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында» 26.11.2024 ел, №535/2-пр боерыгы нигезендә, составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белгечләре кергән комиссия Кайбыч районы хуҗалыклары буенча чыкты.
Авыл хуҗалыгы техникасының һәм машиналарының күпчелек төрләре сезонлы эшләр тәмамланганнан соң дөрес саклауга мохтаҗ. Өстәвенә, илебезнең күп кенә төбәкләренең табигый-климат үзенчәлекләре аграрийларны кышкы чорда үз машиналарын комплекслы озак вакытлы саклауны оештырырга мәҗбүр итә.
Әлеге чараның максаты – авыл хуҗалыгы җитештерүендә кулланыла торган техниканы сыйфатлы саклауны оештыру буенча регионның агросәнәгать комплексы оешмаларында эшне активлаштыру, аның сакланышын һәм аннан файдалануны яхшырту, аны тоту чыгымнарын киметү.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны гомуми 64 балл җыеп, «Август-Кайбыч» ҖЧҖ яулады, икенче урында – гомуми 63 балл белән «Туган Як-Агро» агрофирмасы ҖЧҖ, өченче урында – гомуми 61 балл белән А.А.Хәсәнов исемендәге КФХ.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.