Татарстан Республикасы Питрәч районы сәнәгать предприятиеләрендә техник тикшерүләр уза

2024 елның 6 декабре, җомга

РФ Хөкүмәтенең 13.11.2013 ел, №1013 карары белән расланган Үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник тикшерү үткәрү кагыйдәләре, «Үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре турында» 02.07.2021 ел, №297-ФЗ федераль закон нигезендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч районы бүлеге Питрәч районы территориясендә эшчәнлек алып баручы сәнәгать предприятиеләренә карата техник тикшерүләр үткәрүне дәвам итә.

Үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналар һәм тагылмалы тракторларны техник тикшерүнең расланган графигына ярашлы рәвештә, 2024 елның 6 декабрендә Питрәч муниципаль районында «ДРСУ» ҖЧҖ техник карау үткәрелде.

Әзерлек линиясенә 16 берәмлек трактор, юл-төзелеш техникасы һәм тагылмалар куелган иде. Техник карауның иң мөһим максаты – үзйөрешле машиналарның милекчеләре һәм комбайнчылар тарафыннан ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эшләтү, кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген, әйләнә-тирә мохитне саклауга ирешү.   Моның өчен һәм берәмлек эшкә сыйфатлы әзерләнгән, ә әлеге техниканың эксплуатациясе махсус укытылган персоналга тапшырылган булырга тиеш.

Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле һәм квалификацияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Шулай ук кышкы һәм җәйге вакытта юл полотносында эшләү, махсус электр җиһазларының төзеклеге шартларында үзйөрешле техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә үткәрелде.

Тәкъдим ителгән техника техник тикшерүгә югары дәрәҗәдә әзерләнгән һәм техник тикшерү уздыру таләпләренә туры килә. 

Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.      

 

Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.                                                                                                            

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International