Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Югары Уратма авылында физик затларның техникасын тикшерү

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама муниципаль районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник карауны уздыру графигы нигезендә Югары Уратмада физик затлар өчен техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 10 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде.  Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле һәм квалификацияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Узган елда Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм үзйөрешле машиналар катнашында булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча һәркемгә техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

     Тикшерү нәтиҗәләре буенча техниканың сезонлы эшләрне башкаруга әзерлеге югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде. Техник тикшерү дәвам итә.

 

     Альберт Гатауллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International