Кайбыч муниципаль районы хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую эшен тикшереп тору

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Бүгенге көндә агросәнәгать комплексы оешмаларында кышкы чорда техниканы саклау төп бурыч булып тора. Машиналарны саклау – машина-трактор паркына хезмәт күрсәтүнең состав өлеше.

Дөрес саклау хезмәт итүнең озак вакытлы булуын һәм техниканы азрак чыгымнар тотып нәтиҗәле файдалануны тәэмин итә, эшсез чорда машиналарның эшкә сәләтлелеген сакларга булыша.

Районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге белән берлектә, агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә авыл хуҗалыгы техникасының торышын тикшерделәр.

Тикшерү барышында машина-трактор паркларының торышына, авыл хуҗалыгы техникасын дәүләт стандарты таләпләренә туры китереп саклауга куюга, аны озак саклауга кую эшләренең үтәлешенә һәм сыйфатына игътибар бирелде.

Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International