Квадроцикл (мотовездеход, снегоход) — ул драйв һәм адреналин чыганагы гына түгел, ә югары дәрәҗәдә куркынычлы булган хәрәкәт итү чарасы да. Әлбәттә, машина йөртүче куркынычсызлык техникасын үтәмәсә яки бу транспортны эксплуатацияләү кагыйдәләре турында бөтенләй белмәгән очракта.
Барысы да яхшы белә: мототехника булган транспорт чарасын сатып алуы гына аз, аларга карата куелган мәҗбүри таләпләрне дә үтәргә кирәк. Әйтик, 10 көн дәвамында Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге органнарында ел саен уздырыла торган техник карауны үткән, теркәү исәбенә куелган техника эксплуатацияләү өчен рөхсәт ителә.
Таләпләр транспорт чарасына гына түгел, машина йөртүчегә дә куела. Квадроцикл (мотовездеход) һәм башка үзйөрешле техника белән идарә итү, гамәлдәге АІ категорияле (юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чарасы) тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы булмаган килеш, тыела. Ә таныклыкны алуы кыен түгел, тракторчы-машинистлар әзерләүче учреждениеләрдә укырга һәм транспорт чарасы белән идарә итү өчен тиешле күрсәтмәләрнең булмавына медицина тикшерүе узарга кирәк.
Квадроцикл – ул машина йөртүчене бөтен яктан да тимер корпусы белән яшерә торган автомобиль түгел. Шуңа күрә мондый транспорт чарасында куркынычсыз йөрү өчен беренче нәрсә — барлык кулланучыларны (пилот, пассажирлар) шәхси яклау турында уйларга кирәк. Тиешле чаралардан башка юлга кузгалырга киңәш ителми:
Нинди юллар буенча йөрергә була?
Квадроцикллар (мотовездеходлар) юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларына карый, шулай булгач аларны җитештерүчеләр конструкцияне кисешкән җирлекләрдән һәм грунт юлларыннан хәрәкәт итүне исәпкә алып эшли. Гомуми файдаланудагы юлларга, мәсәлән, юлның икенче ягына күчү яки АЗС колонкасына килү өчен, аз гына арага чыгарга мөмкин.
Асфальт түшәлгән юлларда квадроцикл белән идарә итү машина йөртүчегә, бигрәк тә яңа йөртә башлаган кешегә, көтелмәгән хәлләр китереп чыгарырга мөмкин.
Борылышларда игътибарлырак булырга кирәк!
Алдан ук кисәтеп куябыз: квадроциклның «анатомия» югары тизлекләрдә текә борылышларны куркынычсыз кылу мөмкинлеген күздә тотмый. Транспорт чарасы конструкциясе (җиңел автомобиль белән чагыштырганда) авырлык үзәгенең югары ноктасында урнашкан һәм аның базасы шактый тар һәм кыска көпчәкле.
Кискен борылыш ясарга омтылып, машина йөртүче мотовездеходны әйләндереп капларга мөмкин, бу исә сәламәтлек өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әгәр мотоциклга бәйле очракта мондый хәл була калса, аны йөртүче читкә очса, квадроцикл әйләнеп капланган очракта, ул йөртүчене бөтен авырлыгы белән үз астында калдырырга мөмкин. Ә мондый «тимер ат»ның авырлыгы аз да түгел, ким дә түгел, өч йөз килограммга кадәр җитә.
Күтәртмәләрдә һәм авышлыкларда йөрү
Әгәр сез танылмаган альпинист булып, югары үрләр яулау турында хыялланасыз икән, истә тотыгыз, квадроцикл 25 градустан текәрәк булган тауларга менү өчен билгеләнмәгән. Әгәр сезнең алда, шулай да, шундый каршылык барлыкка килсә, тауга таба борылышлы траектория буенча түгел, ә турыдан менегез. Шул ук вакытта тән авырлыгын алга таба күчерергә һәм өзеклекләр ясамыйча, зур булмаган тотрыклы тизлек сакларга кирәк.
Калкулыкка төшү дә турыдан-туры линия буенча барырга тиеш. Шоферның авырлыгын транспортның арткы өлешенә күчерергә кирәк. Тизлек шулай ук зур булмаска, җиңелчә генә тормозга баскаларга кирәк. Ә гомумән, мөмкин булганда, маршрутны сизелерлек таулар һәм калкулыклар булмаслык итеп төзергә тырышыгыз.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.