Өйрәтә торган семинар-киңәшмә

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә территориаль бүлекләр җитәкчеләре өчен өйрәтә торган семинар-киңәшмә узды.

Үткәрелә торган декларация кампаниясе кысаларында дәүләт граждан хезмәткәрләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү һәм белешмәләрне тутырганда җибәрелә торган бер төрле хаталар, мәнфәгатьләр каршылыгы мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Шрша Равия Бәдертдин кызы доклад белән чыгыш ясады. Хезмәткәрләр тарафыннан мондый мәгълүматларны тапшырганда конкрет мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде. 

Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе аппараты хезмәткәрләре керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрне «Справки БК» махсус программа тәэминатына тапшыру, эшчәнлек башкару һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, Дәүләт һәм муниципаль түләүләр дәүләт мәгълүмат системасы программасында түләүләр һәм эш, үзйөрешле машиналарны теркәү һәм исәптән төшерү, үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклык бирү, аттракционнарны теркәү кагыйдәләре, аттракционнарның техник торышы һәм эксплуатацияләү өлкәсендә төбәк дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибе һәм башка темалар буенча докладлар белән чыгыш ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International