Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышы

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Агымдагы елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе коллегиясе утырышы узды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Фәттахов Рафаэль Мәхмүт улы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Гафиятуллин Мөнир Минхәйдәр улы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең аерым йөкләмәләр буенча өлкән инспекторы Кондратьев Виталий Владимирович, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Гаязова Регина Әдип кызы, шулай ук Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлекләре инспекторлары һәм үзәк аппарат хезмәткәрләре катнашты.

«Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2020 елгы эш йомгаклары турында» төп нотык белән идарә җитәкчесе Радик Зыятдинов чыгыш ясады.

Үз нотыгында Радик Зыятдинов агросәнәгать комплексында машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү, сатылган яки ремонтланган техниканың сыйфатына карата машина хуҗаларының дәгъваларын карау, үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен эксплуатацияләүнең куркынычсызлыгы мәсьәләләренә тукталды. 

Чыгышы ахырында Радик Зыятдинов эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча эшчәнлеккә йомгак ясады һәм 2020 елда эшләрендә аерылган хезмәткәрләргә ведомство бүләкләре тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International