29 октябрь көнне Тәтеш районында Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Борисович Семенычев рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы узды. Тәтеш районы буенча ЮХИДИ башлыгы 2020 елда районда аварияләр торышы турында сөйләде, комиссия утырышында шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында үзйөрешле машиналарның хәрәкәте турындагы мәсьәлә дә каралды. Комиссия әгъзаларына Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Рәгыйп улы Зыятдиновның тәүлекнең караңгы вакытында үзйөрешле техниканы һәм арбаларны тикшерү турындагы боерыгы җиткерелде. Комиссиядә Тәтеш районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге белән Тәтеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләренең хокук бозуларны ачыклау буенча уртак рейдларын үткәрү турында карар кабул ителде.
С.А. Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлеге башлыгы.