Тәүлекнең караңгы вакытында үзйөрешле техниканың һәм арбаларның техник торышын тикшерү

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 28 октябреннән 20 ноябренә кадәр, яктырту һәм яктылык сигнализациясе җайланмаларының төзек булмавына бәйле үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә барлыкка килгән юл-транспорт һәлакәтләре ешаюга бәйле рәвештә, үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары санын киметү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2020 елның 28 октябрендәге 01-05\167 пр номерлы боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышын тикшерү буенча күчмә рейдлар оештырылачак.

Эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар биреләчәк. Төп бурыч – үзйөрешле техниканы эксплуатацияләгәндә кешеләрнең һәлак булуына һәм имгәнүләренә бәйле һәлакәтләрне профилактикалау, кешеләрнең гомерен саклау һәм имин сәламәтлек тәэмин итү, мөлкәтне, әйләнә-тирә табигый мохитне саклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International