Питрәч районы аграрийлары авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую эшләрен төгәлли

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Авыл хезмәтчәннәре өчен кыр эшләрен тәмамлау белән авыл хуҗалыгы техникасын киләсе елга әзерләүнең мөһим этапларыннан берсе – техниканы озак сроклы саклауга куярга туры килә.

Техниканы саклауга кую – эшләми торган чорда машинага зарарлы йогынтыларны булдырмаска мөмкинлек бирүче оештыру һәм техник чаралар комплексы ул. Оештыру чаралары саклау урыннарын тәэмин итү һәм җиһазлау, хезмәтне оештыру һәм түләү, исәпкә алу һәм саклана торган машиналар өчен җаваплылык, куркынычсызлык һәм янгын куркынычсызлыгы шартларын тудырудан гыйбарәт.

Техник чаралар:

  • машиналарны чистарту;
  • складта сакланырга тиешле детальләрне салдыру;
  • билгеләнгән урыннарда машиналарны аскуймаларга урнаштыру;
  • яклагыч катлам ясау;
  • ярыкларны һәм тышчаларны герметиклау;
  • саклаган чорда машиналарга хезмәт күрсәтү һәм аны саклаудан алу.

Матди-техник саклау базасында (машиналар ишегалдында) түбәндәгеләр булырга тиеш:

  • ябык бүлмәләр, әвеслекләр, машина саклау өчен ачык мәйданчыклар;
  • машиналарны җыю һәм көйләү һәм агрегатларны комплектлау мәйданчыклары;
  • машиналардан салдырыла торган состав өлешләрне саклау склады; исәптән төшерелгән һәм исәптән төшерелергә тиешле машиналар мәйданчыгы; койма;
  • машиналарны чистарту һәм юу посты;
  • коррозиягә каршы каплама (саклагыч майлар, саклагыч составлар һәм лак-буяу катламнары өчен) ябык яки әвеслек белән җиһазландырылган пост;
  • йөк күтәртү җайланмалары, механизмнар, машиналар кую һәм аларны саклау җайланмалары.

Төп таләпләр: эштән бушаган барлык техника саклау урынына китерелергә, пычрактан һәм урак калдыкларыннан чистартылырга, коррозиягә каршы сакланырга тиеш.

Авыл хуҗалыгы техникасын саклауга вакытында һәм дөрес итеп кую аны эксплуатацияләүнең мөһим шартларыннан берсе булып тора, техниканың хезмәт итү вакытын арттырырга, сезонлы кыр эшләре вакытында ватылмаска мөмкинлек бирә.

Питрәч районының кайбер хуҗалыклары – «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ, «Макс-Ойл» ҖЧҖ, «Рацин Шәле» ҖЧҖ предприятиеләрендә авыл хуҗалыгы эшләре төрләрен тәмамлау барышында әлеге чараларны төгәлләп киләләр.

 В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International