Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч районы бүлеге тарафыннан эксплуатацияләү вакытында үзйөрешле машиналарның һәм арбаларның техник торышын тикшерү буенча рейд үткәрелде.
Тикшерүнең максаты – хокук бозуларны профилактикалау. Бу вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машина йөртүче таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклык һ.б. тикшерелә.
8 берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 1 карар чыгарылды.
М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.